Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында архив эшенә кагылышлы үткәрелгән семинар

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елның 4 февралендә Татарстан  Республикасының архив эше буенча  дәүләт комитеты, дәүләт архивы, Чирмешән муниципаль районының  Башкарма комитеты ярдәме белән, архив эше буенча методик семинар үткәрде.

Семинарда авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәсеннән архив һәм эш башкару өчен җаваплы булган барлыгы 80 артык хезмәткәр катнашты.

Беренче мәйданчык Советлар Союзы Герое И.Н. Конев исемендәге Чирмешән кадет мәктәп-интернатының актлар залында оештырылды. Семинарда хөрмәтле кунаклар да катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетының мәгариф, сәнгать, фән һәм милли мәсьәләләр буенча председатель урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 чакырылыш депутаты Людмила Николай кызы Рыбакова, социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Рәмзия Шакир кызы Долгополова, Башкарма комитетның мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Владимир кызы Маркова һәм Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Илнур Мирсәит улы Җәмалетдинов бар иде. Людмила Николай кызы катнашучыларга үзенең сәламнәрен җиткерде һәм һәркемгә нәтиҗәле эш теләде.

Семинарның икенче мәйданчыгы муниципаль районның мәдәният йорты бинасында узды. Архив тармагының актуаль сораулары буенча фикер алышуда Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Нәгыймулла улы Шәйдуллин катнашты.

Чара барышында Архив фондын туплау алдындагы торган бурычлар тулаем яктыртылды. Шулай ук оешма архивларын формалаштыру тәртибе, архив эше өлкәсендәге законнар базасы, архивның төп, норматив документларын дөрес итеп рәсмиләштерү, аларның кыйммәтен ачыклау, тәртипкә салу, саклау вакыты чыккан документларны гамәлдән чыгару кагыйдәләренә бәйле сорауларга ачыклык кертелде. Белгечләрнең чыгышлары слайд белән күрсәтелеп барылды.

Семинар ахырында фикер алышулар булды. Аларда оешма эшчәнлеге барышында туган сорауларга җаваплар бирелде. Иң азактан документларны дөрес итеп тегү буенча гамәли күнекмә күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International