2021 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеге хезмәткәрләре Т.М. Кондратова һәм Т.М. Платонова “Казан дәүләт архитектура-төзелеш университет”ында булдылар.
Фәнни-техник китапханә җитәкчесе Ф.Н. Лерасова һәм аның урынбасары Л.З. Садыйкова, эшне башкару буенча җаваплы Р.Р. Харитонова, Э.М. Рәсүлевага, шулай ук оешма архивы өчен җаваплы вәкилләргә фәнни-техник һәм эш барышындагы документлар белән дөрес итеп эшләүне оештыру буенча методик ярдәм күрсәтелде.
1986-2010 еллар аралыгындагы фәнни-техник документларның кыйммәте һәм күләме бәяләнелде. Документларга фәнни-белешмә аппараты төзү, оешма һәм предприятияләрдә фәнни-техник документлар белән эшләүнең төп кагыйдәләре нигезендә әлеге документларны саклауга кую буенча хәзерлегенә бәйле сорауларга ачыклык кертелде.
Шулай ук ОПиИР җитәкчесе урынбасары К.В. Сапуновага 2014-2020 еллардагы патент документлары буенча эшне оештыруга бәйле гамәли ярдәм күрсәтелде.