2021 елның 28 гыйнваренда Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты, дәүләт архивы, Чистай муниципаль районының Башкарма комитеты белән берлектә, архив эше буенча семинар уздырдылар. Анда Чистай районының авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәсе оешмаларыннан барлыгы 80 вәкил катнашты.
Гадәттәгечә чара ике мәйданчыкта - Чистай муниципаль районы администрациясе бинасы һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә алып барылды.
Семинар барышында Татарстан Республикасының Архив фондын туплауга бәйле мәсьәләләр яктыртылды. Шулай ук архив эшен оештыру, бу өлкәгә бәйле кануни база, төп норматив документларны төзүгә булган таләпләр, эшләрне рәсмиләштерү тәртибенә кагылышлы сораулар каралды. Дәүләт саклавына куела торган документларны тәртипкә салу һәм сайлап алуда барлыкка килүче хаталар өстендә эш башкарылды. Семинарда катнашучыларда Татарстан Республикасы архив өлкәсен үстерүгә бәйле тема һәм киләчәктә оешма архивларында Бердәм архив мәгълүмати системасын куллану аеруча да зур кызыксыну уятты.
Хезмәткәрләрнең чыгышлары, мультимедиа җиһазлары кулланып, күрсәтмә презентация аша сугарылып барды. Шулай ук документларны дөрес итеп тегү буенча гамәли күнекмә үткәрелде.