Мәктәпкәчә, гомуми урта һәм өстәмә белем бирү оешмаларында архив эшен формалаштыру

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

2021 елның 21 гыйнваренда Татарстан  Республикасының архив эше буенча  дәүләт комитеты һәм дәүләт архивы белән берлектә Югары Ослан муниципаль районында “Оешма архивы” дигән тема буенча чираттагы семинар үткәрелде.

Семинарда мәктәпкәчә, гомуми урта һәм өстәмә белем бирү оешмаларыннан барлыгы 60 җитәкче катнашты.

Семинар барышында оешмаларда архив эшен формалаштыру тәртибе, документларны тәртипкә салу һәм аларның үзкыйммәтләрен ачыклау, эшләрнең номенклатурасын, тасвирламасын төзү, эштән азат ителгән эшчеләрнең шәхси эшләрен рәсмиләштерүгә кагылышлы сораулар каралды.

Лекциядән тыш семинарда катнашучыларга архивка тапшырыласы документларны дөрес итеп тегү буенча гамәли өлеш тә тәкъдим ителде.

Лекторлар шулай ук Татарстан Республикасындагы күренекле шәхесләрнең шәхси коллекцияләрен барлауга игътибарларын юнәлттеләр.

Семинарда муниципаль район тарафыннан мәгариф оешмаларында сакланучы документлардан торган күргәзмә оештырылды. Анда тарихи һәм сәнгати кыйммәткә ия материаллар, фоторәсемнәр тәкъдим ителде.

Күргәзмәдә күрсәтелгән документлар Татарстан Республикасының сәнгатен һәм тарихын саклауда ачык мисал булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International