Татарстан Республикасы дәүләт архивының яңа комплектлаштыру чыганагы булган Татарстан Республикасы дәүләт унитар оешмасы “Татлизинг”та уздырган эше

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 елның 26 гыйнваренда архив эшен оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт архивы хезмәткәрләре Т.М. Платонова, Т.М. Кондратова Татарстан Республикасы дәүләт унитар оешмасы “Татлизинг”та семинар үткәрделәр. Анда генераль директор ярдәмчесе А.И. Гататуллин, әйдәп баручы бухгалтер Л.С. Сафина, әйдәп баручы юрист-киңәшче А.Е. Лебедева, сметалар буенча инженер А.Н. Дилина катнаштылар.

Семинар барышында архив эшен оештыру һәм эшне башкаруга бәйле түбәндәге сораулар каралды:

  • архив өлкәсендәге законнар базасы;
  • Россия архивының 2019 елның 20 декабрендә 236 номерлы боерыгы белән расланган дәүләт органнары, җирле үзидарә һәм оешмаларының эшчәнлеге барышында барлыкка килгән, документларның саклау вакыты күрсәтелгән, типлаштырылган идарәи архив докуменларының исемлеге нигезендә 2021 елга эшләрнең номенклатурасын төзү;
  • Федераль архив оешмасының 2018 елның 11 апрелендәге 42, 43 номерлы боерыкларына нигезләнгән архив һәм экспертлар комиссиясе турындагы нигезләмәләрен эшләү буенча методик ярдәм;
  • шәхси состав һәм идарәи документлар буенча тасвирламалар төзү;
  • архив оешмасында документларны саклауны тәэмин итүгә бәйле таләпләр.

Болардан тыш, оешманың эшчәнлегендә чагылган фәнни-техник документлаштыруны формалаштыруга бәйле сорау каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International