Татарстан Республикасы дәүләт архивының туплау чыганагы булган “Татарстан Республикасының совет яшьләре оешма”сы белән алып барылган эше

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеге хезмәткәрләре Т.М. Кондратова белән Т.М. Платонова “Татарстан Республикасының совет яшьләре оешма”сында булдылар. Биредә архив һәм эш башкару өчен җаваплы булган хезмәткәр Г.Ш. Хисаметдинова, баш бухгалтер С.В. Федоровага архив документлары буенча эшне оештыруга бәйле методик һәм гамәли ярдәм күрсәтелде.

Даими сакланышта һәм 1998-2019 еллардагы шәхси состав буенча документларның кыйммәтен ачыклау буенча эш алып барылды. Аларга Россия архивының 2019 елның 20 декабрендә 236 номерлы боерыгы белән расланган дәүләт органнары, җирле үзидарә һәм оешмаларының эшчәнлеге барышында барлыкка килгән, документларның саклау вакыты күрсәтелгән исемлегенә таянып, документларның номенклатурасын төзү буенча консультация уздырылды. Эксперт комиссиясе һәм архив Нигезләмәләрен төзү буенча методик тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International