Татарстан Республикасы дәүләт архивы вакытлыча саклана торган Татарстан Республикасы Архив фонды документларын формалаштыру һәм саклауны тәэмин итү максатларында, үзенә бирелгән вәкаләтләр чикләрендә, туплау чыганаклары булган оешмаларының эш башкару хезмәтләре белән үзара бәйләнешне гамәлгә ашыра.
Үз вәкаләтләре нигезендә Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге концерт, фестиваль, иҗади (музыкаль иншалар ясау), шулай ук нәшрият эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Оешма республика, региональ һәм халыкара конкурслар һәм фестивальләр үткәрә.
2021 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы дәүләт архивындагы Архив фондын формалаштыру һәм документларны тәртипкә китерү, кыйммәтен ачыклау бүлеге белгечләре архив эше һәм эш барышы мәсьәләләренә кагылышлы планлы рәвештә семинар үткәрделәр. Биредә Татарстан Республикасы Мәхкәмә департамент идарәсенең Казан шәһәрендәге Вахит, Киров, Мәскәү, Идел буе район мәхкәмәләреннән архив эше өчен җаваплы хезмәткәрләр катнашты.
2021 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлегендә эшләүче Г.Г. Федотова, С.А. Танышева һәм К.А. Гордеева, методик һәм гамәли ярдәм күрсәтү максатыннан, “Республика клиник неврология үзәг”ендә булдылар. Ул 1998 елдан алып дәүләт архивының тулыландыру чыганагы булып тора.
Эш барышы белән бәйле документларны саклауга тапшыру һәм куллануда йомгаклау этабы булып аларны тәртипкә салу эше тора. Әлеге максат белән дәүләт архивының Архив фондын тулыландыру бүлеге баш архивчылары Т.М. Кондратова һәм Т.М. Платонова 2021 елның 11 августында Региональара җәмгыяви оешма “Бөтендөнья татар конгрессы”нда булдылар.
Оешмада эш барышы өчен җаваплы булган баш хисапчы Г.Ф. Боярчукова, хисапчылар Г.Д. Мәүлиева, К.Ш. Заһидуллиналарга документларны дәүләт саклавына күчерү торышы буенча методик һәм гамәли ярдәм күрсәтелде.
2013-2019 еллардагы даими сакланышта булган һәм 2015-2019 еллардагы шәхси составка караган документларның кыйммәтен билгеләү эше үткәрелде. Шулай ук тасвирлама исемлек буенча документларның барлыгы, аларның торышы сайланма рәвештә тикшерелде.
Бүгенге көндә оешмада 2022 елга документларның номенклатурасы карала. Шулай ук Росархивның 2019 елның 20 декабрендә 236 номерлы боерыгы белән расланган, саклау вакыты күрсәтелгән дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән типлы идарәи архив документларының Исемлегенә бәйле рәвештә номенклатура эшкәртмәсе буенча киңәшләр бирелде.
2021 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлегендә эшләүче баш архивчылар Д.Р. Әхмәтҗанова һәм С.А. Танышева “Казан дәүләт гадел хөкем чыгару университеты”нда булдылар. Аларны чакыруның төп максаты әлеге оешмада хезмәт куючыларга документларны архивка саклауга тапшырганда, документ әйләнеше, эш барышы белән бәйле документларны әзерләүгә бәйле иде.
Семинарда гадел хөкем чыгару университетының директоры Р.А. Шәрифуллин һәм оешманың структур бүлекләреннән тагы 20 кеше катнашты. Семинар башында Рамил Әнвәр улы Шәрифуллин архив эшенең әһәмияте, документларның бөтен килеш саклау турында чыгыш ясады.
Семинар барышында архив хезмәткәрләре тарафыннан архив эше өлкәсенә кагылышлы норматив-хокукый актлар, документларның кыйммәтен ачыклау, аларны тәртипкә китерү; шәхси состав һәм даими саклаудагы документларны формалаштыру һәм рәсмиләштерүгә бәйле сораулар каралды. Болардан тыш идарәи һәм шәхси состав документларының тасвири исемлеген төзү, шулай ук структур бүлекләрдән университет оешмасына документларны тапшыру тәртибе аңлатылды. Өстәвенә студентларның шәхси эшләре составына керүче документлар буенча киңәшләр бирелде.
Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлегенең мөһим эшчәнлек юнәлеше булып дәүләт архивының туплау чыганагы булган оешмалары белән эшләү тора. 2021 елның 21 сентябрендә баш архивчылар С.А. Танышева һәм Г.Г. Федотова “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең филиалында булдылар.
Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру һәм саклау төп бурычларның берсе булып тора. Әлеге максаттан Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру һәм документларны тәртипкә салу, кыйммәтен билгеләү бүлеге белгечләре дәүләт архивының туплау чыганагы булган оешмаларга даими рәвештә методик семинарлар үткәрә.
Татарстан Республикасы дәүләт архивы белгечләре республиканың архив фондын вакытында һәм сыйфатлы итеп тулыландыру максатыннан, туплау чыганагы булган оешмалар белән актив хезмәттәшлек итәләр. 2021 елның 15 сентябрендә Архив фондын тулыландыру бүлеге җитәкчесе Н.Ю. Капралова һәм бүлекнең баш архивчысы Г.Г. Федотова Свердловск өлкәсендәге Татарстан Республикасының даими вәкиллегеннән булган архив өчен җаваплы белгеч һәм эксперт Р.М. Маликова белән очраштылар. Аңа архив эшен алып бару буенча методик һәм гамәли ярдәм күрсәтелде.
3 сентябрьдә Кукмара районы Лубян авылында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы белән идарә итү дәүләт органы һәм Лубян урман-техник колледжы оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.