Татарстан Республикасы дәүләт архивының туплау чыганагы булган оешмаларга үткәрелгән “Бүгенге көн архивы” исемле семинар-практикумы

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

2021 елның 30 сентябрендә Татарстан  Республикасы дәүләт архивындагы  Архив фондын формалаштыру һәм  документларны тәртипкә китерү, кыйммәтен ачыклау бүлеге белгечләре архив эше һәм эш барышы мәсьәләләренә кагылышлы планлы рәвештә семинар үткәрделәр. Биредә Татарстан Республикасы Мәхкәмә департамент идарәсенең Казан шәһәрендәге Вахит, Киров, Мәскәү, Идел буе район мәхкәмәләреннән архив эше өчен җаваплы хезмәткәрләр катнашты.

Семинарда архив формалашуның этаплары, архив өлкәсендәге законнар базасы, локаль норматив актларның эшкәртмәсе, оешма архивындагы документларның бөтенлеген булдырудагы таләпләр каралды. Белгечләр тарафыннан эшләрнең номенклатурасын төзү, документларны тәртипкә китерү һәм кыйммәтен билгеләү, шәхси состав һәм даими сакланышта булган документларның тасвири исемлеген төзү буенча киңәшләр бирелде. Чара барышында тыңлаучыларга таратма методик кулланмалар бирелде һәм документларны дөрес итеп тегү буенча гамәли күнекмә уздырылды.

Семинарда оешмаларга эш барышында бердәм архив мәгълүмати системасын куллануга игътибар бирелде. Район мәхкәмә вәкиләренә системада теркәлү һәм читтән торып элемтәгә керү кагыйдәләре җентекләп аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International