Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы белән идарә итү дәүләт органы һәм Лубян урман-техник колледжы төзелүгә 100 ел тулуга

2021 елның 3 сентябре, җомга

3 сентябрьдә Кукмара районы  Лубян авылында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы белән идарә итү дәүләт органы һәм Лубян урман-техник колледжы оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова катнашты.

Чарада катнашучылар һәм кунаклар Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы һәм Лубян урман-техник техникумы үсеше тарихына багышланган күргәзмә белән таныштылар.

Лубян урман-техник колледжының тарихы 1921 елдан башлана, бу турыда ТАССР Игенчелек халык комиссариаты урман бүлегенең техник коллегиясе утырышы журналы сөйли. Бу утырышта Лубян урман техникумын оештыру өчен район урманчысы С. А. Николаевны командировкалау турында карар кабул ителә.

Стендларның берсендә Лубян урман техникумының 1931-1932 уку елына уку-укыту планы, техникум студентлары өйрәнгән предметларның исемлеге күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International