Татарстан Республикасы дәүләт архивы белгечләре республиканың архив фондын вакытында һәм сыйфатлы итеп тулыландыру максатыннан, туплау чыганагы булган оешмалар белән актив хезмәттәшлек итәләр. 2021 елның 15 сентябрендә Архив фондын тулыландыру бүлеге җитәкчесе Н.Ю. Капралова һәм бүлекнең баш архивчысы Г.Г. Федотова Свердловск өлкәсендәге Татарстан Республикасының даими вәкиллегеннән булган архив өчен җаваплы белгеч һәм эксперт Р.М. Маликова белән очраштылар. Аңа архив эшен алып бару буенча методик һәм гамәли ярдәм күрсәтелде.
Свердловск өлкәсендәге Татарстан Республикасының даими вәкиллеге Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә 1996 елның 25 маенда барлыкка килгән. Менә инде 25 ел дәверендә ул Татарстан Республикасының Урал төбәгендә сату-алу, финанс-кредит эшчәнлеге, инвестицияләр, фәнни һәм мәдәни элемтәләр, алыш-бирешләр, туризм һәм башка икътисадый, гуманитар эшчәнлекләрне булдырып тора. Шулай ук Уралдагы татар диаспорасы белән элемтәләрне саклый, мәдәният, тел, Урал татарларының үзенчәлеген саклау буенча хезмәттәшлек итә.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы дәүләт архивын тулыландыру мәсьәләләре тулырак яктыртылды. Оешмада архивны формалаштыру тәртибе, архив өлкәсендәге законнар базасы, локаль норматив документларны дөрес итеп тутыру кебек сорауларга ачыклык кертелде. Документларны тәртипкә салу, номенклатураны булдыру, эш барышына кагылышлы киңәшләр бирелде. Әлеге белгечкә Татарстан Республикасы дәүләт архивының тулыландыру оешмасына кертелү һәм анда архив эшен системага салу буенча эш планы турында белешмә бирелде. Очрашу ахырында фикер алышынылды, оешма эшчәнлеге барышында барлыкка килә торган сорауларга җаваплар бирелде.