2021 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлегендә эшләүче баш архивчылар Д.Р. Әхмәтҗанова һәм С.А. Танышева “Казан дәүләт гадел хөкем чыгару университеты”нда булдылар. Аларны чакыруның төп максаты әлеге оешмада хезмәт куючыларга документларны архивка саклауга тапшырганда, документ әйләнеше, эш барышы белән бәйле документларны әзерләүгә бәйле иде.
Семинарда гадел хөкем чыгару университетының директоры Р.А. Шәрифуллин һәм оешманың структур бүлекләреннән тагы 20 кеше катнашты. Семинар башында Рамил Әнвәр улы Шәрифуллин архив эшенең әһәмияте, документларның бөтен килеш саклау турында чыгыш ясады.
Семинар барышында архив хезмәткәрләре тарафыннан архив эше өлкәсенә кагылышлы норматив-хокукый актлар, документларның кыйммәтен ачыклау, аларны тәртипкә китерү; шәхси состав һәм даими саклаудагы документларны формалаштыру һәм рәсмиләштерүгә бәйле сораулар каралды. Болардан тыш идарәи һәм шәхси состав документларының тасвири исемлеген төзү, шулай ук структур бүлекләрдән университет оешмасына документларны тапшыру тәртибе аңлатылды. Өстәвенә студентларның шәхси эшләре составына керүче документлар буенча киңәшләр бирелде.