Татарстан Республикасы дәүләт архивының туплау чыганагы булган Региональара җәмгыяви оешма “Бөтендөнья татар конгрессы” белән алып барылган эше

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Эш барышы белән бәйле документларны саклауга тапшыру һәм куллануда йомгаклау этабы булып аларны тәртипкә салу эше тора. Әлеге максат белән дәүләт архивының Архив фондын тулыландыру бүлеге баш архивчылары Т.М. Кондратова һәм Т.М. Платонова 2021 елның 11 августында Региональара җәмгыяви оешма “Бөтендөнья татар конгрессы”нда булдылар.

Оешмада эш барышы өчен җаваплы булган баш хисапчы Г.Ф. Боярчукова, хисапчылар Г.Д. Мәүлиева, К.Ш. Заһидуллиналарга документларны дәүләт саклавына күчерү торышы буенча методик һәм гамәли ярдәм күрсәтелде.

2013-2019 еллардагы даими  сакланышта булган һәм 2015-2019 еллардагы  шәхси составка караган документларның  кыйммәтен билгеләү эше үткәрелде. Шулай ук тасвирлама исемлек  буенча документларның барлыгы, аларның торышы сайланма рәвештә  тикшерелде.

Бүгенге көндә оешмада 2022 елга документларның номенклатурасы карала. Шулай ук Росархивның 2019 елның 20 декабрендә 236 номерлы боерыгы белән расланган, саклау вакыты күрсәтелгән дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән типлы идарәи архив документларының Исемлегенә бәйле рәвештә номенклатура эшкәртмәсе буенча киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International