Татарстан Республикасы дәүләт архивының тулыландыру чыганагы булган медицина оешмаларындагы эше

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

2021 елның 28 сентябрендә Татарстан  Республикасы дәүләт архивының  Архив фондын формалаштыру бүлегендә  эшләүче Г.Г. Федотова, С.А. Танышева  һәм К.А. Гордеева, методик һәм  гамәли ярдәм күрсәтү максатыннан, “Республика клиник неврология үзәг”ендә булдылар. Ул 1998 елдан алып дәүләт архивының тулыландыру чыганагы булып тора.

Әлеге үзәкнең архивчысы Л.Ю. Анищук белән эш барышына кагылышлы инструкция эшләү, архив һәм оешманың эксперт комиссиясе турындагы нигезләмәләре буенча сораулар каралды. Архив хезмәткәрләре шәхси состав буенча тасвири исемлеккә литерлы номерлы документларны кертүгә аеруча да игътибар бирделәр. Шулай ук литерлы номерларны исәпкә алып, яңа йомгаклау язмасына кертүне карадылар. Болардан тыш эштән азат ителгән хезмәткәрләрнең шәхси эшләре составына керүче документлар билгеләнелде.

Очрашу азагында архивчылар неврологик үзәкнең документларны саклау бинасында булдылар. Быел бина ремонтланылган: яңа металлдан эшләнелгән шкафлар, янгынга каршы җиһазлар, температура-дымлылык режимын контрольдә тотучы приборлар куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International