Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру һәм саклау төп бурычларның берсе булып тора. Әлеге максаттан Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру һәм документларны тәртипкә салу, кыйммәтен билгеләү бүлеге белгечләре дәүләт архивының туплау чыганагы булган оешмаларга даими рәвештә методик семинарлар үткәрә.
2021 елның 16 сентябрендә Архив фондын формалаштыру бүлеге хезмәткәрләре Г.Г. Федотова, Т.М. Платонова, Л.Р. Мансурова, К.А. Гордеева, С.А. Танышева тарафыннан архив эше һәм эш барышы мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде. Биредә “Инновацион индустриаль парк-технопарк “ТЕХНОПОЛИС ХИМГРАД”, Республиканың балалар психоневрологик санаторие, Татарстан Республикасы мәхкәмә приставларының Федераль хезмәт идарәсе, “Казан дәүләт архитектура-төзелеш университет”ыннан архив эше өчен җаваплы хезмәткәрләр катнашты.
Семинар барышында оешмада архивны барлыкка китерү этаплары, архив өлкәсендәге норматив хокукый актлар, номенклатураны барлыкка китерү, документларның кыйммәтен билгеләү, аларны тәртикә китерү, шәхси состав һәм даими саклауда булган документларның тасвири исемлеген төзү нигезләре каралды. Шулай ук документларны дөрес итеп тегү буенча гамәли күнекмә күрсәтелде.