Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлегенең мөһим эшчәнлек юнәлеше булып дәүләт архивының туплау чыганагы булган оешмалары белән эшләү тора. 2021 елның 21 сентябрендә баш архивчылар С.А. Танышева һәм Г.Г. Федотова “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең филиалында булдылар.
Бу филиал Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2007 елның 5 маенда 566-р фәрманы нигезендә Татарстан Республикасы үсемлекләрне саклау дәүләт территориаль станциясе һәм дәүләт орлык инспекциясен берләштерү нәтиҗәсендә оешкан. Оешма үсемлекчелек, аларны саклау һәм орлыкчылык буенча хезмәт күрсәтә. Авыл хуҗалыгы культураларын саклау буенча катгый сыйфат тикшерүе узган биологик препаратлар җитештерүче булып тора. Әлеге продуктларның кайберләре оешманың гадәти булмаган эшләнмәсе булып та тора.
Чара барышында эш барышы буенча архив документларын системага салу максатыннан, дәүләт архивы белгечләре оешмада архив өчен җаваплы булган Н.В. Беляевага методик һәм гамәли ярдәм күрсәттеләр. Аңа җирле норматив документларны дөрес итеп рәсмиләштерү – номенклатураны, эш барышы инструкциясен төзүгә кагылышлы сораулар аңлатылды. Документларны югалту актын, Татарстан Республикасы архив эше буенча дәүләт комитетының эксперт тикшерү-методик комиссиясенә тәкъдим итү буенча югалган документларны эзләү турындагы белешмәне дөрес итеп тутыру, аларның саклау вакыты һәм дөрес итеп рәсмиләштерүгә бәйле сорауларга ачыклык кертелде. Оешманың документларны саклау урынында янгынга каршы һәм куркынычсызлык чаралары үтәлгән. Дәүләт архивы белгечләре тарафыннан документларны нинди яктылык һәм температура дымлылык режимында саклау буенча киңәшләр бирелде.