3 ноябрьдә конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Әлеге конкурсларда Татарстаннан барлык теләүчеләр дә катнашты. «Минем шәҗәрәм» генеалогик конкурсында 5 яшь төркеме һәм өстәмә номинацияләр буенча, шулай ук «Татарстан тормышыннан бер көн» фотоконкурсында 40 тан артык татарстанлы җиңү яулады, алар бүләкләү тантанасына чакыру алды.
Техник сәбәпләр аркасында ТР Бердәм архив мәгълүмат системасына кунак керү вакытлыча эшләми. Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез!
Быел Татарстан Республикасы үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан аның тарихи һәм мәдәни мирасын саклау максатыннан, архив фонды даими рәвештә икътисад, фән, сәнгатьне үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең документлары, җиһазлары белән тулыланып тора. Шәхси документлар архивы бу яки теге тарихи барышның тулы картинасын торгызуда зур әһәмияткә ия.
«Гасырлар авазы-Эхо веков» журналының 100нче саны дөнья күрде. Юбилейлар елында бу журналның өченче саны. Журналның 2020 ел өчен беренче саны ‒ Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, икенчесе ‒ ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, ә өченчесе ‒ басманың чирек гасырлык юбилеена багышланган, аның беренче номеры 1995 елның маенда чыккан.
2020 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасының дәүләт архивы, Баулы районының Башкарма комитеты ярдәме белән берлектә, районның авыл җирлеге, авыл хуҗалыгы һәм мәгариф оешмаларына семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы дәүләт архивында архив эшен формалаштыру бүлегенең баш архивчысы С.А. Танышева тарафыннан Республика неврологик центрының архив эше буенча җаваплы хезмәткәренә архив эшен оештыру буенча методик ярдәм күрсәтелде.
Татарстан Республикасы дәүләт архивының архив фондын формалаштыру бүлеге архивчылары Т.М. Платонова һәм В.Р. Петрова тарафыннан ООО “Авиасервис” оешмасына барылды.
20 октябрьдә «Татарстан Республикасының иң яхшы архивчысы» республика конкурсының финалы узды.
2019 елда «Санкт-Петербургның үзәк дәүләт әдәбият һәм сәнгать архивы» Санкт-Петербург дәүләт казна учреждениесе каршындагы Шәхси документлар белән эшләү буенча Төньяк-Көнбатыш федераль округы архив учреждениеләренең оештыру-методик үзәге программасы нигезендә шәхси фондлар буенча иң яхшы публикациягә Конкурс үткәрелде.
2020 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасының дәүләт архивы, Балтач һәм Әтнә районнарының Башкарма комитетлары ярдәме белән берлектә, әлеге районнарның авыл җирлеге, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм мәгариф оешмаларына архив эше буенча семинар уздырды.