ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан «Закон. Парламент. Общество» һәм «Канун. Парламент. Җәмгыять»  телевизион программаларның ТАССРнын 100 еллыгына багышланган  махсус чыгарылышлары өчен архив документлары видеога төшерелде.


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Хезмәттәшлек турында килешү кысаларында КФУ Тарих институты студентлары Татарстан Республикасы Дәүләт архивының уку залында эшлиләр. Анда алар практика узалар һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты стипендиясенә ия булу өчен архив фондлары нигезендә тикшеренү эшләре әзерлиләр.

 «Казан төзелеш көллияте» студентлары Татарстан Республикасы Дәүләт архивының уку залында эшлиләр. Алар архив фондлары нигезендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты стипендиясенә ия булу өчен тикшеренү эшләрен әзерлиләр.

2020 елның 12 февралендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениясендә «Яшь архивист» программасы буенча чираттагы дәрес узды. Казан шәһәре Идел буе районының 186нчы номерлы лицее укучылары архивта беренче тапкыр гына түгел.


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 7 февралендә Олимпия чемпионы Валентина Геннадьевна Никонова Татарстан Республикасы архив фондына гаилә архивыннан үзе һәм ире атаклы тренер Владимир Васильевич Житлов турында уникаль документлар тапшырды. Үз һөнәри эшчәнлегендә иң югары уңышларга ирешкән һәм ватанын дөнья күләмендә таныткан әлеге күренекле шәхесләрнең шәхси коллекцияләре Татарстан Республикасының тарихи мирасын саклауда бик мөһим.


7
февраль, 2020 ел
җомга

2020 елның 7 февралендә ДБУ «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы»нда «Яшь архивист» программасы буенча чираттагы дәрес узды. Казанның 73 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары архив эше белән таныштылар, ТАССР тарихына багышланган күргәзмәдә булдылар. Архивның уку залында алар «Бердәм архив мәгълүмат системасы»нда документларны системалаштыруны өйрәнделәр, кызыксындырган документларга заказ формалаштырдылар.


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы дәүләт архивы һәм муниципаль архивы укыту семинарлары уздырды. Мәгариф, җирле үзидарә һәм авыл хуҗалыгы оешмаларында архив эшен алып баручылар өчен өч мәйданчык оештырылды. Семинарда оешмаларны чыганаклар исемлегенә кертү, документларга экспертиза ясау һәм тәртипкә салу мәсьәләләре аңлатылды.

2020 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан «Закон. Парламент. Общество» һәм «Канун. Парламент. Җәмгыять»  телевизион программаларның ТАССРнын 100 еллыгына багышланган  махсус чыгарылышлары өчен архив документы видеога төшерелде.


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

2020 нче елның 4 нче февралендә Татарстан республикасының Мендеелеев муниципаль районында архив эше буенча семинар-җыелыш үткәрелде. Семинарда мәгариф оешмалары, җирле үзидарә органнары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, ветеринария берләшмәсе идарәсе  һәм Татарстан Республикасының дәүләт архивын комплектацияләү чыганаклары катнашты.

Конкурс эшләре «Казан төзелеш көллияте»ндә карау өчен 2020 елның 1 мартына кадәр тәкъдим ителә. Җиңүчеләр конкурсның читтән торып һәм турыдан-туры этабыннан соң билгеләнә, алар Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты стипендиясен алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International