Хезмәттәшлек турында килешү кысаларында КФУ Тарих институты студентлары Татарстан Республикасы Дәүләт архивының уку залында эшлиләр. Анда алар практика узалар һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты стипендиясенә ия булу өчен архив фондлары нигезендә тикшеренү эшләре әзерлиләр.
Конкурсның читтән торып һәм турыдан-туры этабыннан соң җиңүчеләр билгеләнә. Алар Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты стипендиясен алачак.
Конкурсны финанслау «2016-2021 елларда Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасында каралган максатчан чаралар хисабына гамәлгә ашырыла.