ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты гражданнарны Татарстан Республикасы тарихы белән таныштыру проектын гамәлгә ашыра.


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

27 февраль көнне Лаеш муниципаль районында Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты, дәүләт архивы һәм районның Башкарма комитеты белән берлектә, архив эшенә кагылышлы ике киңәшмә уздырылды.


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 7 февралендә ДБУ «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы»нда «Яшь архивист» программасы буенча чираттагы дәрес узды. Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары архив эше белән таныштылар, ТАССР тарихына багышланган күргәзмәдә булдылар. Архивның уку залында алар «Бердәм архив мәгълүмат системасы»нда документларны системалаштыруны өйрәнделәр, кызыксындырган документларга заказ формалаштырдылар.


25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты гражданнарны архив документлары нигезендә чын тарих белән таныштыру проектын тормышка ашыра.


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан чит илләрдән татар халкының тарихын чагылдырган документларны кайтару буенча актив эшчәнлек алып барыла.

Күргәзмәдә архив документлары тәкъдим ителде. Алар арасында иң кызыклылары: БКП (б) Татар өлкә комитетының 1941 елда оборона чиген төзү турында ябык утырышы беркетмәсе, Сталинградка илтүче «Свияжск-Ульяновск» юл төзелеше, халык һәм эвакуацияләнгән предприятиеләр, 1941-1945 елларда Татариянең фронтка ярдәм итүе турында.

Семинарда мәктәпкәчә белем бирү, мәктәп һәм өстәмә белем бирү оешмаларының вәкилләре катнашты. Анда архив документларының номенклатурасын төзү, экспертиза уздыруның тәртибе турында киңәшләр бирелде. Семинарда нәзари өлештән тыш гамәли чаралар да үткәрелде. Катнашучылар тарафыннан документларны дөрес итеп тегү, аларны тәртипкә салу буенча сораулар бирелде. Семинарда барлыгы 140 кеше катнашты.


19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 19 февралендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре танылган язучы, журналист Михаил Валерьевич Черепанов белән очрашты. Очрашу Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында узды. Очрашу барышында Михаил Валерьевичның шәхси архивыннан уникаль документлар – фотографияләр, китаплар, таныклыклар, дәүләт бүләкләре, рәхмәт хатлары һәм башка документлар дәүләт архивына тапшырылды.


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Дәүләт архивы туплау чыганаклары – оешмаларының архивлары арасында түбәндәге бәйгеләр үткәрә.


14
февраль, 2020 ел
җомга

2020 елның 12 февралендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренең дөньяга танылган уникаль кеше белән тарихи очрашуы узды. Ул безнең танылган якташыбыз ‒ Владимир Чагин. Очрашуда бүләк итү шартнамәсенә кул куелды һәм шәхси архивтан уникаль документларны Татарстан Республикасы архив фондына тапшыру булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International