2020 елның 7 февралендә ДБУ «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы»нда «Яшь архивист» программасы буенча чираттагы дәрес узды. Казанның 73 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары архив эше белән таныштылар, ТАССР тарихына багышланган күргәзмәдә булдылар. Архивның уку залында алар «Бердәм архив мәгълүмат системасы»нда документларны системалаштыруны өйрәнделәр, кызыксындырган документларга заказ формалаштырдылар.
Чираттагы дәрес архивның уку залында узачак: документлар нигезендә укучылар фәнни-тикшеренү эшләрен башкарырга керешәчәкләр. Проектны методик яктан Татарстан Республикасы Дәүләт архивының тематик запрослар үтәү бүлеге җитәкчесе Кузнецова Людмила Олеговна алып бара.