Татарстан Республикасы Дәүләт архивында телевизион программаларның махсус чыгарылышлары өчен архив документларын видеога төшерү

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан «Закон. Парламент. Общество» һәм «Канун. Парламент. Җәмгыять»  телевизион программаларның ТАССРнын 100 еллыгына багышланган  махсус чыгарылышлары өчен архив документлары видеога төшерелде.

Видеоязмада бүлек җитәкчесе Г. Н. Фаезова һәм архивистлар А. Р. Мәхмүтова белән Д. Т. Фатихов катнашты. Әнгәмә барышында архив хезмәткәрләре Югары Совет рәисе Г. Динмөхәммәтовның Бөек Ватан сугышы елларында эшчәнлеге турында сөйләделәр. Шулай ук Советлар Союзы Герое М. Җәлилнең 1942 елның 23 гыйнварында Г. Динмөхәммәтовка язган хатының күчермәсен дә тәкъдим иттеләр. Әлеге документ Россия Федерациясенең уникаль документлары реестрына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International