ДАҺБУ «Казан төзелеш көллияте» студентлары стипендия алу максаты белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында тикшерү эшләре алып баралар

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

 «Казан төзелеш көллияте» студентлары Татарстан Республикасы Дәүләт архивының уку залында эшлиләр. Алар архив фондлары нигезендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты стипендиясенә ия булу өчен тикшеренү эшләрен әзерлиләр.

Конкурс эшләре «Казан төзелеш көллияте»ндә карау өчен 2020 елның 1 мартына кадәр тәкъдим ителә. Конкурсның читтән торып һәм турыдан-туры этабыннан соң җиңүчеләр билгеләнә, алар Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты стипендиясен алачак.

Конкурсны финанслау «2016 – 2021 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасында каралган максатчан чаралар хисабына гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International