Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы дәүләт архивы һәм муниципаль архивы укыту семинарлары уздырды. Мәгариф, җирле үзидарә һәм авыл хуҗалыгы оешмаларында архив эшен алып баручылар өчен өч мәйданчык оештырылды. Семинарда оешмаларны чыганаклар исемлегенә кертү, документларга экспертиза ясау һәм тәртипкә салу мәсьәләләре аңлатылды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә район үзәк хастаханәсе җирлегендә медицина карталарын инвентарьләштерү буенча киңәшмә үткәрелде. Анда Әлмәт, Азнакай, Аксубай, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Сарман, Чирмешән муниципаль районнарыннан медицина оешмаларының архив хезмәткәрләре катнашты. Семинарда катнашучылар саны барлыгы 250 кешене тәшкил итте.