ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты гражданнарны Татарстан Республикасы тарихы белән таныштыру проектын гамәлгә ашыра.
2020 елның 2 мартында Яр Чаллы педагогика көллиятендә һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында ачык лекцияләр үткәрелде.
Лекцияне архив материаллары нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре үткәрде. Укучыларда шул чорның атмосферасын, республикабызның үткәне һәм хәзергесе арасындагы өзелмәс бәйләнешне чагылдыручы фотолар һәм кинохроника фрагментлары аеруча кызыксыну уятты.