27 февраль көнне Лаеш муниципаль районында Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты, дәүләт архивы һәм районның Башкарма комитеты белән берлектә, архив эшенә кагылышлы ике киңәшмә уздырылды.
Семинарның беренче мәйданчыгы “Николь урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә үткәрелде. Анда мәктәпкәчә белем бирү, гомуми белем бирү оешмаларының җитәкчеләре катнашты. Архив документларының номенклатурасын төзү, экспертиза уздыруның тәртибе буенча лекцияләр тыңланылды. Шулай ук документларны дөрес итеп тегү, аларны тәртипкә салу буенча гамәли дәресләр үткәрелде. Семинар барышында документларның составы, эштән җибәрелгән хезмәткәрләрнең шәхси документларын рәсмиләштерүгә бәйле сораулар бирелде. Семинарда барлыгы 40 кеше катнашты.
Икенче мәйданчык муниципаль архив, авыл хуҗалыгы, җирле хакимият органнары һәм сәнәгать җитештерү хезмәткәрләренә оештырылды. Катнашучыларга архив оешмаларын оештыру, документларның номенклатурасын, тасвирламасын дөрес төзү кагыйдәләре һәм аларның шәхси составы, документларны дөрес итеп саклау шартлары турында мәгълүмат бирелде. Аларны дөрес төзү эшенә бәйле хаталарга ачыклык кертелде. Семинарда барлыгы 40 артык кеше катнашты.
Шулай ук Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау оешмаларының медицина карталарын цифрлаштыру планын гамәлгә ашыру буенча дәүләт архивы хезмәткәре тарафыннан Лаеш үзәк район хастаханәсендә медицина карталарын инвентаризацияләүгә бәйле семинарда бу эш кабаттан аңлатылды.
2019 елның октябрь аеннан алып 2020 елның февраленә кадәр Лаеш үзәк район хастаханәсендә барысы 25 мең медицина карталары инвентаризацияләнгән. Аларның 13 мең 600енең саклау вакыты гамәлдән чыгу сәбәпле, акт төзелгән. Калган 11 мең 400е алга таба саклауда булачак. Киңәшмәдә хастаханәнең башка структур берәмлекләрендә медицина карталарын инвентаризацияләү эшен оештыру кирәклеге тәкъдим ителде.