2020 елның 19 февралендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре танылган язучы, журналист Михаил Валерьевич Черепанов белән очрашты. Очрашу Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында узды. Очрашу барышында Михаил Валерьевичның шәхси архивыннан уникаль документлар – фотографияләр, китаплар, таныклыклар, дәүләт бүләкләре, рәхмәт хатлары һәм башка документлар дәүләт архивына тапшырылды.
Михаил Валерьевич Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, хәрби-тарих фәннәре академиясе әгъза-мөхбире. 100 дән артык фәнни һәм фәнни-агарту мәкаләләре, китаплар авторы, Бөтенроссия, региональ, халыкара конференцияләрдә катнашучы буларак киң танылган. Икенче бөтендөнья сугышы елларында һәлак булганнар турында Татарстан Республикасының 28 томлы «Хәтер» китабын, Татарстан Республикасының сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу китабының 19 томын һәм башка хезмәтләрне төзучеләрнең берсе. Татарстан Республикасының электрон Хәтер Китабын (Икенче бөтендөнья сугышы елларында һәлак булган Татарстан халкы исемлеген) төзуче. «Сугыш елларында Татарстан» циклыннан тематик лекцияләр, «Бөек Ватан сугышы фронтларында якташларыбыз батырлыгы» тематик экскурсияләр авторы. «Татарстан – Ватанга» виртуаль музее концепциясе автордашы. Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларны күмү буенча 60 нчы эзләнү экспедициясендә катнашучы (1980 елдан), Россия эзтабарлар отрядлары берлеге идарәсе әгъзасы.