ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Столетие ТАССР – знаковая веха для Республики Татарстан и ее многонационального народа.

Учитывая сложную эпидемиологическую ситуацию и временную приостановку проведения просветительских мероприятий, Государственный архив открывает рубрику «К 100-летию Республики Татарстан». Архивисты раскроют страницы истории республики на основе хранящихся в архиве документов.


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясендә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү белән, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы үз ветераннарын онытмый. Әлеге категория гражданнары аеруча куркыныч астында булу сәбәпле, архив хезмәткәрләре аларга үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү турында искәрттеләр, сәламәтлек торышы һәм ярдәм күрсәтү зарурлыгы белән кызыксындылар.


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 16-20 мартында Татарстан архивистлары Санкт-Петербург шәһәренең Россия Дәүләт тарихи архивында «Архив документларын реставрацияләүнең заманча технологияләре» дигән стажировка уздылар. Алар тарафыннан микрофотокүчермә ясау һәм документларны реставрацияләү лабораториясе, архив технологияләренең һәм документларның сакланышын тәэмин итү бүлеге, уку залы һәм фәнни-белешмә китапханәсе, документларны саклау һәм теркәү бүлекләре эше өйрәнелде.


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

2020 нче елның 18 нче мартында ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Кондратова Т. М. һәм Платонова Т.М. Югары белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе “Казан дәүләт медицина университеты”ның (Алда-Университет) фәнни бүлек башлыгы Вәлиев Рушан Илһам улы һәм архив эшчесе Габдреева Гөлнара Равил кызына фәнни-техник документлар белән эш, документларның кыйммәтлелеген бәяләү буенча методик ярдәм күрсәттеләр.


17
март, 2020 ел
сишәмбе

Игълан. Татарстан Республикасы Дәүләт архивының уку залының эш режимындагы үзгәрешләр


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 12 мартында Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасының Дәүләт архивы район Башкарма комитеты ярдәмендә архив эше буенча семинар-җыелыш үткәрде.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт Комитеты 2020 елга «Татарстан тормышыннан бер көн» дип исемләнгән фотоэшләр конкурсы игълан итте. Катнашу өчен гаризалар кабул итү 9 мартта старт алды һәм 2020 елның 1 апреленә кадәр дәвам итәчәк.


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының архив фонды профессор В.С. Груздевның яңа документлары белән тулыланды. Медицина фәннәре докторы, профессор, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе В.С. Груздевның шәхси фонды инде 2008 елда барлыкка килгән. Анда барлыгы 37 документ кергән. Алар арасында фоторәсемннәргә язылган бүләк язулары, фән эшлеклесенең хезмәтләре, шәхси китапханәсенең картотекасы, шулай ук гомеренең соңгы көнен чагылдырган медицина картасы бар.


10
март, 2020 ел
сишәмбе

Анда документларны тегү, тәртипкә салу, көллият укучыларының шәхси эшләрен дөрес итеп тутыруга бәйле сораулар каралды. Шулай ук хезмәткәрләрнең шәхси составын һәм даими саклауда булган документларның тасвирламасын төзү эше гамәли яктан да аңлатылды.

2020 елның 10 мартында архивчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен «Квиз-Плиз» интеллектуаль-күңел ачу уенын үткәреп билгеләп үттеләр. Сценарий, алып баручылар, сораулар ‒ барысын да хезмәткәрләр үзләре әзерләде. Архивчылар бер-берсе белән аралашып, истә калырлык итеп, күңелле ял иттеләр. Җәмгыять, дәүләт һәм гражданнар өчен үзләренең хезмәтләрен дәвам итәргә яңа көч тупладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International