2020 елның 12 февралендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренең дөньяга танылган уникаль кеше белән тарихи очрашуы узды. Ул безнең танылган якташыбыз ‒ Владимир Чагин. Очрашуда бүләк итү шартнамәсенә кул куелды һәм шәхси архивтан уникаль документларны Татарстан Республикасы архив фондына тапшыру булды.
Владимир Чагин уникаль язмышка ия кеше. 2011 елда ул «Дакар» ралли-марафонында җиденче тапкыр җиңүче титулын яулады. Аларның бишесендә «КАМАЗ-мастер» командасының «алтын өчлеге» составында пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Аның исәбендә «Дакар» этапларында 63 җиңү ‒ бу иң катлаулы узыш тарихында абсолют рекорд. 1996 ел аның өчен генә түгел, ә бөтен ил автоспорты өчен дә Йолдызлы сәгать булды. Ул чакта беркемгә дә билгеле булмаган пилот «Мастер-Ралли» Дөнья кубогы этабында (Париж-Ульяновск-Улан-Батор) үзенең экипажын җиңүгә китерде. Дөнья кубогын отып, «КАМАЗ-мастер» командасы тарихта беренче тапкыр чит илләрдән килгән спорт ярышларында җиңүчеләрне кысрыклады. Владимир Чагин ‒ камазчылар спорт мәктәбенең иң якты вәкиле, ул дөньяда иң югары дәрәҗәдәге идарә итү осталыгына ия. Бүген Владимир Чагин яшь спортчыларны әзерләү белән шөгыльләнә, яңа автомобильләр әзерләүдә катнаша, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутатының актив иҗтимагый эшен алып бара, «КАМАЗ-мастер» командасын һәм «Ефәк юлы» ралли проектын җитәкли.
Владимир Чагинның шәхси коллекциясеннән документлар тарихи мирасны саклау һәм әлеге талантлы кешенең бөек һөнәри казанышлары тәҗрибәсендә яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү өчен бик мөһим.