Хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт архивында архив эше буенча Эчке укулар оештырылды. 18 кешедән торган хезмәткәрләр төркеме укуларын 2020 елның 26 июнендә тәмамлады
2020 нче елның 25 нче июнендә ДБУ «Татарстан республикасы Дәүләт архивы»ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Абдуллина А.Ш. һәм Кондратова Т.М. тарафыннан, Югары белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе «Казан дәүләт медицина университеты»ның (алда - Университет) архив эшчеләре Габдреева Г.Р. һәм Өметбаева Р.Ә-на, архив эшен оештыру һәм фәнни-техник документлар буенча методик ярдәм күрсәтелде.
2020 нче елның 25 нче июнендә ДБУ «Татарстан республикасы Дәүләт архивы»ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Петрова В.Р., Кормачева Е.В. һәм Капралова Н.Ю. тарафыннан, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районына, ДБУ «Татарстан республикасы Дәүләт архивы»ның потенциаль чыганаклары рәтенә кергән оешмалар өчен, методик һәм практик ярдәм күрсәтү максатыннан, чыгыш ясалды.
2020 елның 24 июнендә Казанда Җиңү Парадын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты Казан Ратушасында «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» китабын тәкъдир итте. Әлеге китапта ил өчен әһәмиятле чорда татарстанлыларның тормыш эшчәнлегенең барлык төп өлкәләре чагылыш тапкан.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» исемле китап чыгарды. Анда республика халкының Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында сөйләүче бай тарихи материал тупланган.
2020 нче елның 19 нчы июнендә ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Абдуллина А.Ш. һәм Капралова Н.Ю. тарафыннан, ФДБМУ ӨҺББ «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» на, методик ярдәм күрсәтү максатыннан, чыгыш ясалды.
2020 елның 19 июнь көнне Татарстан Республикасының дәүләт архивы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны, журналист, язучы, Берлин һәм Польша операцияләрендә катнашучы Александр Михаил улы Малов белән очраштылар.
2020 елның 18 июнь көнне Татарстанның дәүләтчелек тарихы музеенда ТАССР Хәрби комиссариатының беренче бүлек башлыгы ярдәмчесе булып эшләгән Павлов Иван Николай улының шәхси документларын архивка тапшыру һәм килешүгә кул кую буенча тантаналы чара булып узды. Аның документлары архив хезмәткәрләренә Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш Депутаты Павлова Ольга Иван кызы тарафыннан тапшырылдылар.
2020 нче елның 16 нчы июнендә ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге башлыгы Алешкина С.В. һәм баш архивчысы Платонова Т.М. тарафыннан, документлар сакланышын тәэмин итү, комплектлаштыру, исәпкә алу буенча, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының эш башкару өчен җаваплы хезмәткәрләренә, архив эшен оештыру буенча, методик ярдәм күрсәтелде.
Дәүләт архивының архив фондын формалаштыру бүлеге архивчылары Танышева С.А. һәм Капралова Н.Ю. тарафыннан 2020 нче елның 15 нче июнендә Казан шәһәренең «Төбәкара клиник-диагностик үзәг»енә чыгыш ясалды. Алар кардиология диспансерында саклауда булган документларның составын ачыкладылар.