Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләренең эчке укулар циклы тәмамланды

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт архивында архив эше буенча Эчке укулар оештырылды. 18 кешедән торган хезмәткәрләр төркеме укуларын 2020 елның 26 июнендә тәмамлады. Укытучылар-юнәлешләр буенча бүлек башлыклары,фондларның баш саклаучылары. Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасында архив документларын исәпкә алу, архивны комплектлау, белешмә-эзләү чаралары һәм документларны куллану системасы буенча архив эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Төрле юнәлешләрдәге хезмәткәрләрне уртак укыту Архив эше системасы һәм эшчәнлекнең төрле юнәлешләре турында тулы күзаллау булдырырга мөмкинлек бирде. Барлык дәресләр дә «Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм дәүләт һәм муниципаль архивларда, музейларда һәм китапханәләрдә, фәнни оешмаларда башка төр архив документларын саклау, комплектлау, исәпкә алу һәм куллану кагыйдәләрен» гамәлгә ашыру аша узды. (Росархивның 02.03.2020 № 24 боерыгы белән расланган).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International