ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2020 ел
чәршәмбе

2020 нче елның 28 нче июлендә ДБУ «Татарстан республикасы Дәүләт архивы» ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Кондратова Т.М. һәм Платонова Т.М. тарафыннан «Татарстан Республикасы аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасына чыгыш ясалды.


28
июль, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның медицина карталарын цифрлаштыру һәм инвентаризацияләү буенча йөкләмәсен үтәү йөзеннән, сәламәтлек саклау оешмаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре тарафыннан, «Питрәч үзәк район хастаханәсе» һәм «Теләче үзәк район хастаханәсе» хезмәткәрләренә, медицина карталарын инвентаризацияләү буенча методик һәм гамәли ярдәм күрсәтелде.


17
июль, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы муниципаль архивлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасы кысаларында «Татарстан Республикасы бердәм архив мәгълүмат системасында эшләү» ДБУ базасында чираттагы укыту этабы тәмамланды.


16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

 2020 нче елның 14 нче июлендә ДБУ «Татарстан республикасы Дәүләт архивы» белгечләре Алешкина С.В. һәм Петрова В.Р. тарафыннан, бердәм ведомствоара электрон документ әйләнешендә эшләрнең электрон номенклатурасы белән танышу максатыннан, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына чыгыш ясалды.


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Архивның уку заллары 2020 елның 20 июленнән социаль дистанция нормаларын тәэмин итү һәм санитария-гигиена чараларын үтәү өчен кирәкле чикләүләрне исәпкә алып эшли башлый.


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 нче елның 09 нчы июлендә ДБУ «Татарстан республикасы Дәүләт архивы»ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Кондратова Т.М. һәм Платонова Т.М. тарафыннан «Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республикасы комитеты»на чыгыш ясалды.


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

«Гаилә архивын тапшыр» конкурсының республика этабына йомгак ясалды.

2020 нче елның 08 нче июлендә ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Абдуллина А.Ш. һәм Платонова Т.М. тарафыннан ДАҺББУ «Казан хореография училищесы»ның гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары Богова Э.А. кызына архив эшен оештыру буенча методик ярдәм күрсәтелде.

2020 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы дәүләт архивының шәхси документларны комплектлаштыру бүлеге хезмәткәрләре ТАССРның атказанган табибы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Россия акушер-гинекологлар берләшмәсенең мактаулы әгъзасы, медицина фәннәре докторы, В.С. Груздев исемендәге Казан дәүләт медицина университетының акушер һәм гинекология кафедрасы профессоры Козлов Лев Александр улы белән очраштылар.


2
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 нче елның 02 нче июлендә ДБУ «Татарстан республикасы Дәүләт архивы»ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Кондратова Т.М. һәм Платонова Т.М. тарафыннан «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлегенә чыгыш ясалды. Оешманың әйдәп баручы белгече Гатауллина Л.В.-на эш башкару һәм архив эшендә документлар белән эшләүне оештыру буенча методик һәм практик ярдәм күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International