ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның потенциаль чыганакларына, архив эше буенча, методик ярдәм күрсәтү.

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 25 нче июнендә ДБУ «Татарстан республикасы Дәүләт архивы»ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Абдуллина А.Ш. һәм Кондратова Т.М. тарафыннан, Югары белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе «Казан дәүләт медицина университеты»ның (алда - Университет) архив эшчеләре Габдреева Г.Р. һәм Өметбаева Р.Ә-на, архив эшен оештыру һәм фәнни-техник документлар буенча методик ярдәм күрсәтелде.

ДБУ «Татарстан республикасы Дәүләт архивы»ның баш архивчылары ярдәмендә, документларны саклау, комплектлау, санау, оператив эзләү һәм куллану буенча методик эш үткәрелде.

Университетның архив эшчеләрендә эшләрне рәсмиләштерү һәм тасвирламалар төзү зур кызыксыну уятты.

2021 нче елга эшләр номенклатурасын, архив һәм эксперт комиссиясе турында нигезләмә һәм эшкә кереп китү буенча инструкцияне эшкәртү буенча консультация бирелде.

Фәнни-техник документларны сайлау һәм дәүләт саклавына күчерүгә әзерлек эше оештыру буенча консультатив-методик ярдәм күрсәтелде. ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”на 1991-1999 нчы еллар эчендәге 66 данә фәнни-техник документны дәүләт саклавына күчерү буенча эш алып барылды.

Фәнни-тикшеренү эшләре һәм диссертацияләрнең темалары буенча кушымталары, бәяләмәләре, аннотацияләре һәм рецензияләре белән документлар сайлап алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International