ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның потенциаль чыганаклары белән эш

2020 елның 19 июне, җомга

2020 нче елның 16 нчы июнендә ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге башлыгы Алешкина С.В. һәм баш архивчысы Платонова Т.М. тарафыннан, документлар сакланышын тәэмин итү, комплектлаштыру, исәпкә алу буенча, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының эш башкару өчен җаваплы хезмәткәрләренә, архив эшен оештыру буенча, методик ярдәм күрсәтелде.

1941-1945 еллар өчен даими саклау документлар исемлеген төзү буенча консультация бирелде. Шулай ук эшләрнең җыелма номенклатурасын эшләүдә ярдәм күрсәтелде. Архив эшен алып бару һәм эш башкару тәртибе турында аңлату эшләре алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International