2020 нче елның 15 нче июнендә ДБУ «Татарстан республикасы Дәүләт архивы» ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Платонова Т.М. һәм Кондратова Т.М. тарафыннан «Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри берлеге» иҗтимагый оешмасына чыгыш ясалды. Оешманың архив эшен алып баручы баш хисапчысы Радько Н.Е.-на методик һәм практик ярдәм күрсәтелде.
«Казан төзелеш көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе һәм «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентлары арасында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты стипендиясен алуга фәнни эшләр конкурсы тәмамланды.
2020 нче елның 16 нчы июнендә ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Абдуллина А.Ш. һәм Платонова Т.М. тарафыннан ДАҺББУ «И.В. Аухадеев исемендәге Казан музыкаль колледж»ы архив эшчесе Фаттахова З.Ф-на архив эшен оештыру буенча методик ярдәм күрсәтелде.
2020 нче елның 09 нчы июнендә ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Платонова Т.М. һәм Абдуллина А.Ш. тарафыннан ДАҺББУ «Казан хореография училищесы» кадрлар буенча белгече Романова Вероника Сергей кызына архив эшен оештыру буенча методик ярдәм күрсәтелде.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты стипендиясен алу өчен тикшеренү эшләре конкурсы тәмамлана. «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең халыкара мөнәсәбәтләр институты студентлары үз эшләрен онлайн-конференция режимында якладылар.
2020 нче елның 28 нче маенда ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Кондратова Т. М. һәм Платонова Т.М. федераль бюджет учреждениесе филиалының "Көнчыгыш Европа урман-тәҗрибә станциясе "Бөтенроссия урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру фәнни-тикшеренү институты"ның (Алда - Институт) 1 нче категорияле инженеры Кузнецова Наталья Флорит кызына фәнни-техник документлары белән эш, документларының кыйммәтлелеген бәяләү буенча методик ярдәм күрсәттеләр.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты net-film.ru киноархивы белән берлектә Россия тарихына һәм Татарстанның 100 еллык юбилеена багышланган мультимедиа платформасын эшләтеп җибәрде.
Бөек Җиңү бәйрәме белән ихлас котлауларны кабул итегез! Дистәләгән еллар уза, буыннар алмашына, әмма Бөек Җиңү ‒ милли горурлык, хәрби дан һәм халкыбызның батырлык символы булып безнең йөрәкләрдә саклана.
Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, күңел җылысы, тынычлык һәм иминлек телибез!
Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәме яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч булып торсын. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм эшләрегездә уңышлар телибез!
2020 елның 29 апрелендә ДБУ “ТРның Дәүләт архивы” нда ТРның башкарма хакимият органнарына методик һәм практик ярдәм күрсәтү максатыннан ТРның Архив фондына ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында уздырылган чараларга кагылышлы фото-, видео-, аудио- һәм башка материалларны тапшыру буенча видеоконференцсвязь режимында семинар – практикум уткәрелде.