Муниципаль архивлар укулар узды

2020 елның 17 июле, җомга

Татарстан Республикасы муниципаль архивлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасы кысаларында «Татарстан Республикасы бердәм архив мәгълүмат системасында эшләү» ДБУ базасында чираттагы укыту этабы тәмамланды.

Муниципаль архив җитәкчеләре Татарстан Республикасы бердәм архив мәгълүмат системасы – ЕАИС буенча үз белемнәрен тирәнәйтә алдылар. Бу системада эшләү архив эшенең бер өлешен автоматлаштырырга мөмкинлек бирә. Республика архивчылары оператив рәвештә кирәкле мәгълүматларны кабул итә һәм документларны эзләү вакытын кыскарта алачаклар, бу исә уку залларында кулланучыларга хезмәт күрсәтү һәм запросларны үтәү вакытында уңай чагылыш табачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International