Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау оешмаларында медицина карталарын цифрлаштыру буенча «Юл картасын» гамәлгә ашыру

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның медицина карталарын цифрлаштыру һәм инвентаризацияләү буенча йөкләмәсен үтәү йөзеннән, сәламәтлек саклау оешмаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре тарафыннан, «Питрәч үзәк район хастаханәсе» һәм «Теләче үзәк район хастаханәсе» хезмәткәрләренә, медицина карталарын инвентаризацияләү буенча методик һәм гамәли ярдәм күрсәтелде.

Медицина карталарын инвентаризацияләү медицина карталарын цифрлаштыру буенча чаралар планының беренче этабы булып тор. Аның нәтиҗәсе булып, даими саклау вакыты булган медицина карталарын сайлап алу, архив саклагычларын нәтиҗәле файдалану һәм саклау вакыты чыкмаган медицина карталарын системалаштыру тора.

Методик һәм практик ярдәм күрсәтү нәтиҗәсе булып, архивларга медицина карталарын инвентаризацияләү буенча эшне активлаштырырга тәкъдимнәр бирелде.

Моннан тыш, 2020 нче елның 28 нче июлендә Татарстан Республикасының Питрәч һәм Теләче муниципаль районнарында, район башкарма комитеты ярдәмендә, белем бирү оешмалары, җирле үзидарә органнары, авыл хуҗалыгы оешмалары өчен, архив эше буенча семинарлар үткәрү мәйданчыклары оештырылды.

Семинарларда мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм архив өчен җаваплы хезмәткәрләр, җирле үзидарә органнары вәкилләре, шулай ук муниципаль архивларны, шул исәптән авыл хуҗалыгы өлкәсен туплауның потенциаль чыганаклары оешмалары вәкилләре катнашты. Семинарда катнашучыларга учреждениенең архивын оештыру, эшләр номенклатурасын төзү кагыйдәләре һәм шәхси состав буенча Даими саклау эшләре тасвирламаларын төзү, саклау шартларын оештыру турында мәгълүмат бирелде. Документларны тәртипкә салу һәм тегү буенча практик дәрес үткәрелде. Семинар барышында эштән азат ителгән хезмәткәрләрнең шәхси эш документларын рәсмиләштерү һәм составы буенча сораулар бирелде.

Семинарда катнашучыларның гомуми саны - 125 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International