ДБУ «Татарстан республикасы Дәүләт архивы»ның потенциаль чыганагы - «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге белән эш

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 02 нче июлендә ДБУ «Татарстан республикасы Дәүләт архивы»ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Кондратова Т.М. һәм Платонова Т.М. тарафыннан «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлегенә чыгыш ясалды. Оешманың әйдәп баручы белгече Гатауллина Л.В.-на эш башкару һәм архив эшендә документлар белән эшләүне оештыру буенча методик һәм практик ярдәм күрсәтелде.

2016-2019 нчы елларның даими саклау документлары, шәхси состав, эштән азат ителгән хезмәткәрләрнең шәхси эшләре буенча экспертиза үткәрелде. 2021 нче елга эшләр номенклатурасын эшкәртү буенча консультация күрсәтелде. Эксперт комиссиясе, архив турындагы нигезләмәләр, эш башкару буенча инструкцияләр эшләү буенча методик киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International