ДБУ «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы»ның комплектлау чыганагы - «Татарстан Республикасының аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасы белән эшләү

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

2020 нче елның 28 нче июлендә ДБУ «Татарстан республикасы Дәүләт архивы» ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Кондратова Т.М. һәм Платонова Т.М. тарафыннан «Татарстан Республикасы аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасына чыгыш ясалды. Эш башкару һәм архив эшендә документлар белән эшләүне оештыруда архив һәм эш башкару өчен җаваплы белгеч Володарская Н.В. кызына методик һәм практик ярдәм күрсәтелде.

1996-2019 нчы елларның шәхси состав, эштән азат ителгән хезмәткәрләрнең шәхси эшләре, даими саклау документлары кыйммәтләренә экспертиза үткәрелде. 2021 нче елга эшләр номенклатурасын эшкәртү буенча консультация күрсәтелде. Эксперт комиссиясе, архив турындагы нигезләмәләр, эш башкару буенча инструкцияләр эшләү буенча методик киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International