ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның потенциаль чыганаклары белән эш

2020 елның 16 июне, сишәмбе

2020 нче елның 16 нчы июнендә ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Абдуллина А.Ш. һәм Платонова Т.М. тарафыннан ДАҺББУ «И.В. Аухадеев исемендәге Казан музыкаль колледж»ы архив эшчесе Фаттахова З.Ф-на архив эшен оештыру буенча методик ярдәм күрсәтелде.

ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның баш архивчылары ярдәмендә, документларны саклау, комплектлау, санау, оператив эзләү һәм куллану буенча консультатив-методик эш үткәрелде.

2021 нче елга эшләр номенклатурасын, архив һәм эксперт комиссиясе турында нигезләмә һәм эшкә кереп китү буенча инструкцияне эшкәртү буенча консультация бирелде. 2009 нчы елга кадәр даими саклау документларын ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”на  вакытында тапшыру, 2016 нчы елга кадәр даими саклау һәм шәхси состав буенча документларны рәткә салу буенча методик ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International