ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның потенциаль чыганаклары белән эш

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

2020 нче елның 09 нчы июнендә ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Платонова Т.М. һәм Абдуллина А.Ш. тарафыннан ДАҺББУ «Казан хореография училищесы» кадрлар буенча белгече Романова Вероника Сергей кызына архив эшен оештыру буенча методик ярдәм күрсәтелде.

ДАҺББУ «Казан хореография училищесы» ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның комплектлау чыганагы булырак 1998 нче елдан санала. Дәүләт саклавына 2005 нче елга кадәр даими саклау документлары тапшырылган.

ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның баш архивчылары ярдәмендә, документларны саклау, комплектлау, санау, оператив эзләү һәм куллану буенча консультатив-методик эш үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International