2020 нче елның 15 нче июнендә ДБУ «Татарстан республикасы Дәүләт архивы» ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Платонова Т.М. һәм Кондратова Т.М. тарафыннан «Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри берлеге» иҗтимагый оешмасына чыгыш ясалды. Оешманың архив эшен алып баручы баш хисапчысы Радько Н.Е.-на методик һәм практик ярдәм күрсәтелде.
2013-2015 еллардагы даими саклау, эштән азат ителгән хезмәткәрләрнең шәхси состав документлары кыйммәтлелегенә экспертиза үткәрелде. 68 эшне тәртипкә салу өчен документлар сайлап алынды. 2021 нче елга эшләр номенклатурасын эшкәртү буенча консультация күрсәтелде.