Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасының Дәүләт архивы белән берлектә республика оешмаларын архив эшенә өйрәтү проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

2020 елның 12 мартында Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасының Дәүләт архивы район Башкарма комитеты ярдәмендә архив эше буенча семинар-җыелыш үткәрде.

Семинарда беренче мәйданчык Биектау муниципаль районының мәгариф оешмаларының эш кәгазьләрен алып баручылар һәм архив хезмәткәрләре өчен оештырылды. Семинар барышында архив эшен дөрес итеп алып бару үзенчәлекләре аңлатылды. Шулай ук документларны тәртипкә салу һәм тегү буенча мастер-класс үткәрелде.

Икенче мәйданчык муниципаль архивның потенциаль чыганаклары вәкилләре өчен оештырылды. Җыелышта авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать җитештерү өлкәсе дә катнашты. Семинарда катнашучыларга оешмаларның архивын оештыру, эш номенклатурасын, даими саклау эшләре һәм шәхси состав буенча эшләр тасвирламаларын төзү кагыйдәләре, документларны саклау шартларын оештыру мәсьәләләре турында мәгълүмат бирелде.

Татарстан Республикасының медицина оешмаларында медицина карталарын инвентаризацияләү эшен дәвам итү нигезендә, Биектау районы үзәк хастаханәсенә кабат методик ярдәм күрсәтелде.

2019 елның октябреннән 2020 елның мартында кадәр Биектау районы үзәк хастаханәсендә 326 290 медицина картасы инвентаризация үтте. Шуларның 26 480 картага юк итү турында акт төзелде. 299 810 карта алга таба да сакланырга тиеш дигән нәтиҗә ясалды.

Биектау районы үзәк хастаханәсенең төп эшчәнлек һәм шәхси состав буенча документлары өйрәнелде. Эш номенклатурасын барлыкка китерү киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International