Татарстан Республикасының архив фонды профессор В.С. Груздевның яңа документлары белән тулыланды. Медицина фәннәре докторы, профессор, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе В.С. Груздевның шәхси фонды инде 2008 елда барлыкка килгән. Анда барлыгы 37 документ кергән. Алар арасында фоторәсемннәргә язылган бүләк язулары, фән эшлеклесенең хезмәтләре, шәхси китапханәсенең картотекасы, шулай ук гомеренең соңгы көнен чагылдырган медицина картасы бар.
Фән эшлеклесенең укучылары һәм дәвамчылары аның кулъязмаларына сакчыл карыйлар. В.С. Груздевның укучысы, Казан дәүләт медицина университетының акушер һәм гинекология кафедрасы профессоры Л.А. Козлов, 11 март көнне архив фондына фән эшлеклесенең уникаль документларын тапшырды. Аларда галимнең фәнни һәм гамәли эшчәнлеге чагылган. Алар арасында 1917-1921 еллардагы амбулатор журналлар, Император Казан университетының акушер һәм хатын-кыз авырулары клиникасында 1912 елда авырганнарның карталары, XX гасыр башы акушер һәм гинекология өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр, авыруларны дәвалауның нәтиҗәләре бар.
Лев Александр улы Козлов XIX гасыр ахыры XX гасыр башы врач галимнәренең тормышлары һәм эшчәнлекләре турында сөйләде. Аның ил тарихы, медицина буенча тирән белемнәре, югары эрудициясе мавыктыргыч әңгәмәдәш булырга һәм XXI гасырда яңа врач дәвамчыларын тәрбияләүдә булыша.
Тапшырылган документлар уникаль, алар тикшерүчеләр һәм алдагы буыннар өчен тарих кыйммәткә ия булып торалар.