«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУның комплектлау чыганагы – «Икмәк-кондитер комбинаты» АҖ белән эшләү

2023 елның 27 октябре, җомга

2023 елның 12 октябрендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУның (алга таба – ТР Дәүләт архивы) Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Нурисламова А.А., Кондратова Т.М. составында, үз эшчәнлеге кысаларында «Икмәк-кондитер комбинаты» АҖ комплектлау чыганагы белән планлаштырылган чара үткәрелде. Чараны үткәрү максаты булып чыганакка архив документларын дөрес формалаштыруда һәм аларны ТР Дәүләт архивына саклауга тапшыруда методик ярдәм күрсәтү иде.

«Икмәк-кондитер комбинаты» АҖ 1986 елда нигезләнгән. Ул 2020 елдан бирле ТР Дәүләт архивын комплектлау чыганагы. Комбинатның төп максаты – югары сыйфатлы икмәк булдыру. Казан икмәк-кондитер комбинаты Россия икмәк пешерүчеләр Берлегенә керә, конкурсларда катнаша. Предприятие продукциясе даими рәвештә алтын медальләр белән бүләкләнә.

Чара барышында документларның кыйммәтлеген һәм тәртибен экспертизалау, даими саклау һәм шәхси состав буенча эшләрнең исемлекләрен төзү, эш номенклатурасын төзү мәсьәләләре яктыртылды. Архив эшен оештыруның алга таба уңайлылыгы өчен, программаның мөмкинлекләрен һәм функциональлеген аңлатып, Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасында эш тәкъдим ителде. Документларны тәртипкә китерү һәм җиһазлау буенча практик дәрес үткәрелде. Очрашу персонал белән эшләү бүлеге начальнигы - Мамаджамова З.И., секретарь-референт Сабирҗанова Л. Р., эш башкаручы Васильева Л. М., персонал белән идарә итү буенча баш белгеч Галиева Н. А., баш бухгалтер Василевская О. В., бухгалтер Андриянова Л. О., өлкән бухгалтер Хәбибуллина Г. Р.,  әйдәп баручы бухгалтер Гарифуллина Д.Р, юридик бүлек начальнигы Гайнуллин И.И. катнашында узды. Дискуссия формасында узган бу очрашудан « Икмәк-кондитер комбинаты » АҖ хезмәткәрләре бик кәнагать калдылар. Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру чыганаклары белән үзара хезмәттәшлек һәм шундый чаралар уздыру киләчәктә дә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International