“Әкият” балалар үзәгендә архив эше мәсьәләләре буенча “Заманча архив” дигән темага укыту семинары үтте

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

2023 елның 7 декабрендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ (алга таба – ТР Дәүләт архивы) Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивистлары А. А. Нурисламова, Т. М. Кондратова Татарстан Республикасы дәүләт архивын комплектлау чыганагы – “Әкият” балалар үзәге Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесендә булдылар.

Эшлекле очрашуда катнашучы: кадрлар буенча белгеч – Ф. И. Насыйбуллина, хуҗалык бүлеге начальнигы – А. Г. Елагина, модернизация – техник тәэмин итү бүлеге начальнигы – М. А. Платонова, баш инженер – В. Х. Хөснияров, техник бүлек начальнигы – Н. Е. Панделеев, баш бухгалтер урынбасары – А. Х. Җиһангирова, иминлек хезмәте начальнигы – Н. М. Дорофеев, җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча әйдәп баручы белгеч – И. Н. Белковаларның архив эшен оештыру буенча сорауларына тулы җаваплар бирелде.

Чара барышында архив эшен оештыру, архив документларын саклауга таләпләр, эш номенклатурасын эшләү, даими саклау документларын, шәхси состав буенча документларны, эштән азат ителгән хезмәткәрләрнең шәхси эшләрен тәртипкә китерү мәсьәләләре каралды.

ТР Дәүләт архивын тулыландыру чыганаклары белән үзара хезмәттәшлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International