Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә архив проблемалары буенча «Заманча архив» семинары

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

2023 елның 30 ноябрендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ (алга таба – ТР Дәүләт архивы) Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивистлары А.А. Нурисламова, Т.М. Кондратова тарафыннан ТР Дәүләт архивын комплектлау чыганагы – Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә чыгу оештырылды.

Эшлекле очрашуда катнашучы: режиссер – куючы Г.Р. Зюлькаева; администратор – М.А. Гарифуллин; администратор – О.И. Усова; программист – Е.Л. Глебецның архив эшен оештыру буенча биргән сорауларына тулы җаваплар алынды. Чара барышында архив эшен оештыру, архив документларын саклауга таләпләр, эш номенклатурасын эшләү, даими саклау документларын, шәхси состав буенча документларны, эштән азат ителгән хезмәткәрләрнең шәхси эшләрен тәртипкә китерү мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасының Дәүләт архивын тулыландыру чыганаклары белән үзара хезмәттәшлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International