Татарстан Республикасы Дәүләт архивының комплектлау чыганагы – Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты – «Федераль тикшеренү үзәге «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль дәүләт бюджет фән учреждениесенең аерым структур бүлекчәсе белән методик эш

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

2023 елның 5 октябренда «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ (алга таба – ТР Дәүләт архивы) Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивистлары К. А. Гордеева һәм Т. М. Кондратова архивның комплектлау чыганагы – Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты – «Федераль тикшеренү үзәге «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль дәүләт бюджет фән учреждениесенең аерым структур бүлекчәсенә (алга таба – Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты) бардылар. Эшлекле очрашуның максаты – документларны тәртипкә китерүдә һәм эш номенклатурасын төзүдә методик һәм практик ярдәм күрсәтү.

Методик чарада Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре – галим сәркатибы Е. И. Захарова, эш алып баручы А. И. Митрофанова, бухгалтер Л. Р. Илендукова катнаштылар. Аларга студентларның шәхси эшләренең исемлекләрен формалаштыру һәм саклау сроклары буенча аерым аңлатмалар бирелде. Шәхси эшне тәшкил итүче документлар исемлеге тикшерелде. Эшләрнең номенклатурасын төзү мәсьәләләре буенча фикер алышуга аерым игътибар бирелде (төзү тәртибе, төп гамәлдәге регламентлаучы документлар, типовой исемлекләр, Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенә рәсмиләштерү һәм тапшыру вакыты).

Очрашуда катнашучыларның архив эшен оештыру буенча туган сорауларына тулы җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International