Композитор Софья Гобәйдуллинаның шәхси фонды булдырылачак

2023 елның 6 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы шушы көннәрдә композитор, РСФСР һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1989, 2001) Гобәйдуллина Софья Әсгать кызы документлары белән тулыландырылды. Республиканың мәдәният, сәнгать тарихы өчен зур әһәмияткә ия документларны музыка белгече, педагог Бәдретдинова София Мансур кызы тапшырды.

Софья Гобәйдуллина 1931 елның 24 октябрендә Чистай шәһәрендә дөньяга килә, ә балачагы һәм яшьлеге Казан шәһәрендә уза. Мәктәпне тәмамлап, Казан консерваториясенә фортепьяно бүлегенә укырга керә. Монда ул Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Альберт Леман, Семен Казачков, Леопольд Лукомский кебек зур талантлы укытучылардан белем ала. 1954 елда Софья Гобәйдуллина Мәскәүгә күченә һәм шунда ук консерваторияне дә бетерә. Шул ук елларда ул документаль, нәфис, мультипликацион фильмнарга музыка яза. 1992 елдан бирле композитор Германиядә яши. «Мин үземне илдән куылган итеп санамыйм. Россиягә мин күп такырлар кайттым. Эре шәһәрдә яшәү кыен миңа. Иҗат итү өчен миңа тынычлык кирәк. Монда – Аппен авылында тирә-ягымда урман, рәхәтләнеп йөреп тә керә алам. Ике урамы гына булган авылда яшим мин» – ди үзе турында Софья Гобәйдуллина. Ул күптөрле илкүләм премияләргә ия булган шәхес, аның исеме бөтен дөньяда билгеле.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивын шәхси фондлар белән тулыландыру секторы җитәкчесе Р. Р. Хөснетдинова әйтүенчә, София Мансур кызы Бәдретдинова моңа кадәр дә күренекле сәнгать әһелләренең берничәсенең документларын Дәүләт архивына тапшырган иде инде. Алар арасында композитор Фасил Әхмәт, җырчы Айдар Фәйзрахманов, театр артисты Исламия Мәхмүтова бар. Әлеге документлар исәпкә алынып, ни дәрәҗәдә сакланган булуына экспертиза узгач, аларның һәрберсенең фондлары булдырылачак һәм теләгән кеше әлеге уникаль документлар белән таныша алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International