«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ комплектлау чыганагы –Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты белән методик эш

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

2023 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитетында (алга таба – Комитет) «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ (алга таба – ТР Дәүләт архивы) хезмәткәрләре тарафыннан, Комитетның хокук, кадрлар, мобилизация һәм оештыру эшләре бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Р. Ш. Вилданова катнашында, архив эше мәсьәләләре буенча планлаштырылган чара үткәрелде.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивистлары Т. М. Кондратова һәм А. А. Нурисламова архив эшен оештыру нигезләрен, оешма архивында документларның саклануын тәэмин итү таләпләрен җентекләп аңлаттылар. Шулай ук Комитет эшләренең номенклатурасын төзү, документларның кыйммәтлегенә экспертиза үткәрү һәм аларны ТР Дәүләт архивына даими саклауга вакытында тапшыру буенча тәкъдимнәр яңгырады.

Чарада катнашучы – өлкән белгеч А. В. Шошеваның, идарә итү бүлеге методисты С. Т. Ханнанованың, археология бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Е. Н. Графеевның, идарә итү бүлеге начальнигы Т. А. Фокееваның Комитетта архив эшен оештыру буенча туган сорауларына тулы җаваплар бирелде.

ТР Дәүләт архивы тулыландыру чыганаклары белән үзара хезмәттәшлекне дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International