2023 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивисты К. А. Гордеева Татарстан Республикасы Дәүләт архивының яңа туплау чыганагы – «Татарстан Республикасының гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча уку-методик үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – Үзәк) белән методик чара үткәрде.
Үзәк эшчәнлегенең иң төп юнәлеше булып гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклану өлкәсендә белем бирү тора. Чара барышында эшләр номенклатурасын башкару, документларның кыйммәтлегенә экспертиза үткәрү һәм тәртипкә китерү, даими сакланучы һәм шәхси состав буенча эшләрнең исемлекләрен төзү, оешмада документларның саклануын тәэмин итү мәсьәләләре яктыртылды. Үзәк хезмәткәрләре оешмаларның эшчәнлек өлкәсе үзенчәлеген исәпкә алып, архив эшенә кагылышлы сораулар бирделәр һәм аларга тулы җаваплар алынды.